Results count: Загрузка , search took 3.474 sec.

Search results

  1. биредәге биек түшәмле киң фойе, аны узгач башлана торган бүтән зур-зур заллар һәммәсе килгән кешенең рухын баету, аның кәефен күтәрү, аның җанын яңа матурлык дөньясына үстерү өчен эшләнгән. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
  2. Алай гына да түгел: алар әлеге бәхет өстенә тагын шунысын да сизәләр — үзләренә юнәлгән һәр караш, һәр игътибар билгесе аларны тагын да ныграк канатландырып җибәрә, алар йөрәгенә өр-яңа җилкенүләр бирә. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
  3. Гомере буена бары тик эш һәм ашау белән генә вакытын уздырган адәми зат менә шушының ише илаһи урыннарга килгәч үзенең чыннан да Кеше икәнлегенә ышана башлыйдыр. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
  4. Менә концерт залына чакырып хәбәр дә бирә башладылар. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
  5. җитез адымнар белән, гүяки сәхнә идәненә серле чигү төшерәтөшерә — матур итеп чыкты Ул. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
  6. «Рөхсәт итегезче, зинһар» дип, уң ягындагы ападан биноклен сорап алды, аннары бөтен кеше алдында, җитмәсә өченче рәттә утырган килеш, бинокльдән карап утыруына кыенсынып, урынында аз гына аскарак шуып төште дә, күзенә бинокль куеп, шул хәлдә сәхнәдәге Аны күзәтә башлады. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
  7. Йөзенең бераз озынчарак булуымы, муенының нәфислегеме, күзләренең дә зуррак уелуымы — Аны бүтәнчәрәк, Билалның идеалына якынрак итә иде. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
  8. Бу сүзләр Билалның аңына тиз генә барып җитмәде, әлбәттә. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
  9. Ләкин чыгу ягына юнәлгән апага сорау бирү мөмкин түгел иде инде. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
  10. Билал да басып торган җиреннән кузгалырга мәҗбүр булды, акрын гына чыгу ягына таба кыймылдаган халык агымына кушылды. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар